Бу көннәрдә Мәскәүдә, Уфада һәм Томск өлкәсендә «Яшь профессионаллар» Ворлдскиллс-2019 Милли чемпионатының төбәк этапларында җиңүчеләр арасында ИТ-компетенцияләр буенча сайлап алу ярышлары уза. Сайлап алуны Татарстаннан да катнашучылар үтә.
Шулай ук апрель аенда төбәк чемпионатларында җиңүчеләр арасында сайлап алу ярышлары Якутиядә һәм Хабаровск краенда – мәгълүмати кабель челтәрләре, челтәр һәм системалы идарә итү, компьютер уеннары өчен 3D-модельләштерү һәм башка ИТ-компетенцияләр буенча узачак.