Әгерҗе районының Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган иҗади конкурс узды. Чарада Ижевск, Яр Чаллы, Арча, Актаныш, Балык Бистәсе, Әгерҗе районнарыннан, шулай ук Пермь краеннан 127 укучы һәм 24 укытучы катнашты.