Казан бер атнага нанотехнологияле шәһәргә әйләнде

2012 елның 4 июле, чәршәмбе
Бүген Казан Теннис академиясендә ел саен үткәрелә торган “Роснано” Мәктәп Лигасы программасының төп вакыйгаларының берсе – “Наноград” Җәйге мәктәбенең ачылу тантанасы булды.
“Наноград”ның башлау эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, “Роснано” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко, “Роснано” Мәктәп Лигасының генераль директоры Михаил Эпштейн, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Поминов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Быел “Наноград”ны төзергә Казанга бер атнага Россиянең 34 белем бирү учреждениесеннән 150дән артык югары сыйныф укучысы, 20 бизнес вәкиле һәм 30 галим килде. Җәйге мәктәп инде икенче тапкыр оештырыла – мондый беренче чара үткән елның июнендә Пензада үтте.
Мәктәп программасында – фән һәм техниканың төрле өлкәләренә, шулай ук югары технологияле эшкуарлыкның нигезләренә багышланган лекцияләр, семинарлар һәм мастер-класслар. Укучылар белән алдынгы югары ук йортлары укытучылары, галимнәр һәм бизнес вәкилләре эшләячәк. Укучылар фәнни тикшеренүләрдә, дискуссияләрдә, лаборатор эшләрдә һәм проект төркемнәрендә катнаша алачак. Моннан тыш, программа спорт һәм күңел ачу чараларын уздыруны күзалдында тота.
Җәйге мәктәптә катнашучылар Универсиада 2013 авылында яшәячәк. “Наноград”ның укыту дәресләре, остаханәләр һәм башка чаралары Уеннар Авылы янында урнашкан Теннис академиясе укыту-спорт комлпексы территориясендә узачак. Мәктәп үз эшен 11 июльдә тәмамлый.
Ачылу тантанасында укучылар “Роснано” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайсның видеомөрәҗәгатен, “Наноград-2012” мэры Михаил Эпштейнның микроскоп өстенә кулын куеп, ант бирүен ишеттеләр.
Илдар Халиков Җәйге мәктәптә катнашучыларны сәламләде. Премьер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан сәламләү сүзләрен җиткерде һәм укучыларның Татарстанда булудан яхшы хатирәләре калуын теләде.
“Җәйге мәктәптә катнашырга нәкъ менә сезне сайласыннар өчен, үзеңне ни дәрәҗәдә күрсәтергә, амбициоз булырга һәм башкалардан аерылып торырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте 2,5 мең теләк белдергәннәр арасыннан 150 сайлап алынган укучыга ТР Хөкүмәте башлыгы.
“Мин сездән көнләшәм – сез тулы бер атнаны нанотехнология кебек кызыклы юнәлешкә багышлау мөмкинлегенә ия. Мин сезгә бик күп очрашулар һәм танышулар, елмаюлар һәм уңышлар телим”, - диде И.Халиков.
Андрей Свинаренко – нанотехнологиянең җиңүгә ачкыч булуын билгеләде. Шуңа күрә “Роснано” Мәктәп Лигасы – үсә торган проект, аңа 100дән артык мәктәп кушылырга тели. “Мин сезнең бу атна эчендә Казанда наноҗиңүләр алу гадәтен булдыруыгызны телим”, - диде ул.
Михаил Эпштейн “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Татарстанның – илдә иң үсә торган регионнарның берсе булуын билгеләде. “6 июльдә укучылар Казанда техноградта, технопаркта булачак һәм бу структураларның ничек төзелүләрен күрәчәк, - диде ул. – Безнең бурычларның берсе – укучылар бизнес һәм фәннең багланыш модельләрен өйрәнүләре. Һәм, бәлки, шул вакытта алар мондый технопаркларның резиденты булыр”. М.Эпштейн сүзләренчә, “Наноград”ның киләсе башкаласы әле билгеле түгел. Ләкин бу Җәйге мәктәпне әле кабул итмәгән төбәк булачак.
“Наноград” Җәйге мәктәбе - “Роснано” Мәктәп Лигасы программасының төп вакыйгаларының берсе – Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды ярдәме белән оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International