Белем көнендә Түбән Камада «Тема 37» яңа “фин” мәктәбе үз ишекләрен ачачак

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

1нче сентябрьдә Түбән Каманың 45 нче микрорайонында яшәүче беренче сыйныф укучылары «Тема 37» дип аталган яңа мәктәпкә бара алачаклар. Бу республика ярдәме белән төзелгән икенче мәгариф учреждениесе. Узган ел мондый "Норма 36" мәктәбе ачылган иде.
Төзелеш мәйданчыгында эшләр тәүлек буе алып барыла, берничә бригада эшли. Бүгенге көндә яңа мәктәпнең фасадын тышкы яктан тышлау башланды, шулай ук сыйныф бүлмәләрендә  эчке эшләр алып барыла.
Яңа мәктәпкә гаризалар атнага ике тапкыр кабул ителә: җомга көнне 15 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр һәм шимбә көнне 13 сәгатькә кадәр. 37нче номерлы мәктәптә укучылар фин системасы буенча белем алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International