"Тоталь диктант – 2019” халыкара белем бирү акциясен үткәрү өчен республика шәһәрләрендә 70тән артык мәйданчык оештырыла.
Бу елда чара 13нче апрель көнне 14.00 сәгатьтә узачак. Бу юлы язучы, әдәбият белгече һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Павел Басинский «Тоталь диктант» өчен текст авторы булды.
Автор бу акция өчен махсус текст яза, ул диктантта катнашучыларны Пушкин, Гоголь, Горький һәм Толстой әсәрләре атмосферасына кертәчәк.
Акция республиканың 43 муниципаль берәмлегендә оештырылачак.