Әлмәт кванторианнары - виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык II Бөтенроссия фестивале җиңүчеләре

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

"Сколково” технопаркында виртуаль һәм чынбарлык белән тулыландырылган II Бөтенроссия фестивале тәмамланды.
VR/AR Fest - бөтен ил буенча «Сколково» технопаркында кванториумнардан иң яхшы акыллар очрашуы һәм куелган бурычлар өстендә эшләү өчен бердәнбер чара.
Фестиваль 3нче апрельдән 5нче апрельгә кадәр уза, анда Россиянең 50дән артык шәһәреннән 375 бала катнаша. Яшь кванторианнар фестивальнең партнер компанияләре биремнәре буенча VR/AR-программалар эшлиләр.
Әлмәтнең балалар технопаркы "Кванториум”ы вәкилләре виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык Бөтенроссия фестивале хакатонында җиңүчеләр булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International