"Юнармия" хәрәкәтендә катнашучы мәктәп укучылары быел ук гражданлык югары уку йортларына кергәндә өстенлек алачак. Хәрәкәтнең Баш штабы башлыгы Роман Романенко белдергәнчә, 20дән артык югары уку йорты яшь армиячеләрнең шәхси казанышлары өчен БДИга өстәмә баллар исәпләячәк.