Казан федераль университеты студентлары һәм укытучыларының Җиңү маршы 30нчы апрель көнне Казанның Кремль урамы буенча узачак. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Чарада 5 меңнән артык кеше катнашачак.