2019 елның 5 – 10нчы апрелендә Мордовия башкаласында физика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 14 укучы катнашты. Олимпиада ике: тәҗрибә һәм теоретик турларда узды.
Олимпиада призерлары:
- Назарова София, Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы;
- Казан шәһәре Вахитов районының 131нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы Шнейдман Ян.
Призерларны һәм аларның педагогларын котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!