Кайбер йогышлы авырулар буенча тикшерелмәгән балалар белем бирү оешмаларында
булганда, башкаларга инфекция йоктыру куркынычы бар, ә буүз чиратында мәгариф
оешмаларындагы башка балаларның куркынычсыз яшәү мохитенә хокукларын боза. Бу
«Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» 59 нчы федераль закон белән
1999 елдан бирле беркетелгән.
2012 елның 29 декабрендәге «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 273-ФЗ номерлы
Федераль законның 28 статьясындагы 6нчы пунктының 2нче пунктчасы нигезендә белем
бирү оешмасы укучылар тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итүче билгеләнгән
нормалар нигезендә укучыларны укыту, тәрбияләү, аларны карап тикшерү һәм карау өчен
куркынычсыз шартлар тудырырга тиеш.