Мәктәпкәчә яшьтә финанс грамоталыгы балаларда сакчыл мөнәсәбәт, үз-үзеңне дөрес
тоту, хезмәт нәтиҗәләрен бәяләүгә юнәлтелгән. Икътисади тәрбия финанс дөньясы
турында күзаллауны формалаштырырга мөмкинлек бирә, ул аңа мөстәкыйль һәм уңышлы
шәхес булырга ярдәм итә ала. Мәктәпкәчә яшьтә балага финанс грамоталылыгының
нигезләре генә салынып калмый, ә аның киләчәк тормышына стимул да барлыкка килә.
Шуңа күрә икътисади тәрбия программасы буенча дәресләр мәктәп укучыларына һәм
студентларга гына түгел, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да кирәк.
Программа уен алымнары сыйфатында белем бирүгә нигезләнгән. Дәресләрне балалар
өчен уңайлы булган - театраль спектакльләр, әкиятләр, төркемдә тематик уеннар, белем
бирү веб-квестлары рәвешендә үткәрергә тәкъдим ителде. Алар балаларда хезмәт
сөючәнлек, булдыклылык, намуслылык, җаваплылык һәм үз-үзләренә ышаныч,
ситуациядән иң яхшы чыгу юлларын эзләргә ярдәм итәчәк.