12нче апрель көнне Космонавтика көнендә һәм Халыкара кешенең космоска беренче
очышы көнендә Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә дүртенче ел рәттән
Гагарин дәресе «Космос – ул без» узачак.
Дәрес Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә үткәрелә. Быел ул Россотрудничество ярдәме
белән дөньяның 97 илендә оештырылган.