Саранскида тарих буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау
этабы тәмамланды. Ярышларда Россиянең 64 регионыннан 254 укучы катнашты.
Татарстаннан олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм Нурлаттан 12 бала катнашты.
Тарих буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы
призерлары:
Иван Бубнов, Казан шәһәре Вахитов районының 96 нчы гимназиясенең 10 нчы сыйныф
укучысы;
* Алексей Шабаев, Яр Чаллы шәһәренең 51 нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы;
* Салават Галиуллин, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 11нче
сыйныф укучысы;
* Владислав Мамеев, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 36нчы гимназиянең
11нче сыйныф укучысы.
Татарстан Республикасы командасын котлыйбыз! Кыюлык, якыннарының ярдәме һәм
җиңүгә омтылучан рух һәрвакыт уңышларга ирешергә ярдәм итсен.