12нче апрельдә Казанга гадәти булмаган поезд килде. Бу - трофей бронетанкның, инженер
техникасының, артиллерия коралының, бронеавтомобильнең, салкын һәм утлы коралның,
кулдан ясалган шартлаткыч җайланмаларның, чит ил туклану рационнарының,
террорчыларның экипировкаларының һәм җиһазларының 500 дән артык үрнәге тәкъдим
ителгән 18 вагоннан торган тимер юл составы. Күчмә ачык экспозиция "Сирийский
перелом" дип атала.
Состав «Казан-Пассажир» тимер юл вокзалының 1 нче юлында 10: 00 сәгатьтән 12:00
сәгатькә кадәр булган. Күргәзмә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан
оештырылды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланды.