Иннополис университетында информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалы старт алды

2019 елның 12 апреле, җомга

Татарстан мәктәп укучыларының информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын кабул итә. Ул 12 – 17нче апрельдә Иннополис университетында узачак. Россиянең 56 регионыннан 268 укучы информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча иң яхшы белгеч исеменә лаек була. Алар арасында Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге  IT-лицейның 5 укучысы бар.

Олимпиаданы ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Алтай крае губернаторы Виктор Томенко, «Мәгариф» академиясенең «Техносфера» проекты җитәкчесе Евгения Абакумова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International