12нче апрельдә КФУда "Зоология" һәм "Биологик ресурслар" (биологик фәннәр) белгечлекләре буенча диссертация советы эшли башлады. Аның составына КФУ, Ульяновск дәүләт университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты галимнәре кергән. КФУда барлыгы биологик, медицина һәм икътисади фәннәр буенча биш диссовет булдырылган.