Мәгариф министрлыгы дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыруның яңа кагыйдәләрен иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгарды. Ул 27нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Иң мөһим үзгәреш - дәреслекләрне тикшерү шәхси оешмалардан дәүләт карамагына күчә.
Ягъни, дәреслекләрнең сыйфатын тикшерүнең заказчысы Мәгариф министрлыгы булачак. Ә башкаручы - аңа караган оешма. Шул ук вакытта "рөхсәт" биргән теләсә кайсы дәреслек өчен экспертлар шәхси җаваплылык тотачак. Аларның исемнәрен һәм фамилияләрен нәшер итүче титул битенең әйләнешендә бастырырга тиеш булачак.