2019 елның 12 – 17нче апрелендә Татарстанда, Иннополис университетында информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы уза.
Олимпиада сынауларыннан тыш, балалар өчен лекцияләр, мастер-класслар, мәгълүмати технологияләр һәм программалаштыру буенча дискуссияләр, шулай ук төрле экскурсияләр планлаштырылган.