2019 елның 8 – 14нче апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университеты базасында технология буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы төрле мәктәп, шәһәр, Россия Федерациясе субъектларының гына түгел, сәләтле укучыларны ачыкларга омтылучы фәнни хезмәткәрләр, мәктәп укытучылары, югары уку йортлары мөгаллимнәрен дә берләштерә.
Әлеге олимпиадада Яр Чаллы шәһәре һәм Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара, Бөгелмә, Лениногорск, Югары Ослан, Мамадыш һәм Чистай муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 20 укучы катнашты.