Казанның 5нче лицее укучылары – “КЭС-БАСКЕТ " мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты суперфиналы җиңүчеләре

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

2019 елның 5 – 14нче апрелендә Тольятти шәһәрендә (Самара өлкәсе) 2018 - 2019 еллар сезонында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының суперфиналы узды. Татарстан Республикасыннан ярышларда Казан шәһәре Вахитов районының 5нче номерлы лицее яшүсмерләре командасы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең егетләр мактаулы 3нче урынны яуладылар! Команда уенына тренер – Исаев Артем һәм Самойлов Руслан зур өлеш кертте. Команда лаеклы көрәште һәм бик яхшы  уен күрсәтте, ул бары тик бер тапкыр суперфинал чемпионы - Мәскәү командасына гына оттырды.

Чемпионат суперфиналының иң яхшы уенчыларының берсе Иван Самойленко булды, ул профессиональ баскетбол клублары тренировка лагерена юллама алды. Без тагын бер кат  егетләрне һәм аларның тренерларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International