ПҮФИ ТДИның КҮМ перспективалы модельләре проектларын бастырып чыгаруны төгәлләде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Педагогик үлчәүләр федераль институты (ПҮФИ) үзенең сайтында рус теле, математика,

әдәбият, инглиз, немец, француз һәм испан телләре буенча төп дәүләт имтиханының

перспективалы контроль үлчәү материаллары (КҮМ) демоверсия проектларын бастырып

чыгарды. ТДИ формасында тапшырыла торган калган җиде фән буенча демоверсияләр

2018 елның октябрендә басылып чыкты.

Россия мәктәпләре 2011 елдан акрынлап төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт

белем бирү стандартлары (ФДББС) буенча эшкә күчә. 2020 елда ТДИнын федераль дәүләт

белем бирү стандартлары нигезендә 5 – 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак, ә 2022

елда аларга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырырга туры киләчәк. Бу ТДИ һәм

БДИның имтихан модельләренә үзгәрешләр кертүне таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International