Рус теле буенча бөтенроссия тикшерү эше (БТЭ) 4 сыйныф укучылары өчен 15 – 19нчы
апрельдә узачак. Мәктәпләр әлеге тикшерү эшен үткәрү вакытын үзләре сайлый ала, ә һәр
мәктәп өчен тикшерү эшләренең вариантларын БТЭ биремнәр банкы нигезендә автомат
рәвештә сайлаячаклар. Әлеге технология быел БТЭ үткәргәндә беренче тапкыр
кулланылачак.
Рус теле буенча БТЭ штат режимында үткәрелә, анда Россиянең барлык төбәкләреннән 38
меңгә якын мәктәп катнашачак.
Тикшерү эшләре ике өлештән тора, ул төрле көннәрдә үткәрелә. Һәр өлешкә 45 минут
вакыт бирелә.