2018 елның 29нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, республика гражданнары һәм башкалар катнашында мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 7 бурыч билгеләнде.
Бурычлар Министрлык боерыгы белән расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 03.12.2018 ел, № под-1800/18 боерыгы). Әлеге боерык массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителде һәм министрлыкның рәсми сайтында, шулай ук «Ачык Татарстан» бердәм мәгълүмат порталында урнаштырылды.
Министрлыкның 2019 елга билгеләнгән максатлары һәм бурычлары исемлеген гамәлгә ашыру турында мәгълүмат 28нче мартта Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында каралды. Иҗтимагый совет утырышы эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, министрлыкның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проектын тормышка ашыруда катнашу өчен экспертлар төркеме катнашты.