Казан укучылары - информатика һәм ИКТ буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары арасында

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Казанда «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер -

министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, мәгълүматлаштыру

һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Мәгариф министрлыгының гомуми

белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Антон

Четвертков катнашында информатика һәм ИКТ буенча бөтенроссия мәктәп укучылары

олимпиадасын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

11 – 17нче апрельдә Иннополис университетында узган олимпиадада Мәскәү һәм Санкт-

Петербург, Татарстан һәм Мордовия, Калининград, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Түбән

Новгород, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләреннән 21 катнашучы җиңү яулады. 

Шунысы куанычлы, җиңүчеләр һәм призерлар арасында Казан укучылары да бар.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның унынчы сыйныф укучысы Илдар

Гайнуллин олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды. Узган ел ул Ульяновскида

тугызынчы сыйныф укучылары арасында абсолют җиңүче булган.

Шулай ук Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатының 9нчы сыйныф

укучысы Булат Миңнеханов җиңүче булды.

Татарстаннан тугыз катнашучы олимпиада призерлары булды:

- Булат Харисов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9нчы

сыйныф укучысы;

- Александр Батыргарев, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының

11нче сыйныф укучысы;

- Камил Шәрипов, Казан шәһәре Вахитов районының 131нче номерлы лицееның 9нчы

сыйныф укучысы;

- Булат Миннәхмәтов, Казан шәһәре Вахитов районының 131 номерлы лицееның 10 нчы

сыйныф укучысы;

- Азат Исмәгыйлев, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның 10нчы сыйныф

укучысы;

- Инсаф Хәйруллин, Иннополис лицееның 10нчы сыйныф укучысы;

- Таһир Хәмитов, КФУ IT-лицееның 10нчы сыйныф укучысы;

- Алексей Максимов, КФУ IT-лицееның 11нче сыйныф укучысы;

- Арсений Староверов, Казан шәһәре Мәскәү районының Ж. А. Зайцева исемендәге 122

нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International