Сергей Пилипенко Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә уку процессы белән танышты

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Казанга эш сәфәре барышында РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Сергей Пилипенко КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә булды.

Сергей Пилипенко югары сыйныфларда химия, биология, математика дәресләрендә булды, гимназиянең белем бирү һәм тәрбия эше тәҗрибәсен, туган телдә белем бирүне оештыру үзенчәлекләрен өйрәнде.  Аңа музей бүлмәләре, "Пушкин клубы" эше, укучыларның уку казанышлары күрсәтелде. Очрашу өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International