20 – 24нче майда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы узачак. Ярышлар 21нче, 22нче һәм 23нче майда “Казан Экспо " Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.
САЙТТА ТЕРКӘЛҮ
Ярышларга керү электрон билетлар буенча бушлай башкарылачак. Электрон чакыру билетын алу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк: https://tickets.worldskills.ru/
Теркәлү вакытында ярышларга бару вакытын күрсәтергә, шулай ук анкетаның сорауларына җавап бирергә кирәк. Монда ук махсус таләпләр дә күрсәтергә мөмкин: мәсәлән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен коляскалы кәнәфиләр кирәклеге турында хәбәр итәргә. Чемпионатта 12 яшькә кадәрге балалар олылар белән генә була ала, билет һәм теркәлү таләп ителми.
Электрон билетны һичшиксез бастырыгыз. Сканер телефон экранындагы штрих-кодны укый алмаска мөмкин.
НИЧЕК БАРЫРГА?
21 – 23нче майда «Казан Экспо» га бару өчен тимер юл вокзалыннан “Казан" Халыкара аэропортына кадәр йөрүче электр поездларыннан файдаланырга киңәш итәбез. Электр поездларында йөрү бәясе - 40 сум, расписание белән шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында танышырга мөмкин: http://www.sodruzhestvoppk.ru.