Сәләт форумында 18 меңнән артык катнашучы катнашачак

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

21 июньнән 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә узачак Сәләт VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумында 18 меңнән артык бала, яшьләр, шулай ук Россиянең 45 төбәгеннән һәм 15 чит илдән кунаклар һәм экспертлар катнашачак. Бу хакта мәгълүмат форумның медиа-үзәгендә хәбәр ителде.

"Сәләт” кысаларында 6 профильле смена узачак: SOFT SKILLS BILER FORUM, ARTS BILER FORUM, SELET BILER FORUM, IT BILER FORUM, LEADERS BILER FORUM, МШТ BILER FORUM. «Форумның һәр сменасы үзенең уникаль профиленә ия һәм балалар һәм яшьләр потенциалын тормышка ашыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән», — диелә медиа-үзәк хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International