17-18 июнь көннәрендә Мамадыш районында гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең республика этабы узды.
ГТО фестивалендә Татарстанның 14 муниципаль районыннан 112 укучы катнашты.
Фестивальне ачу һәм ябу тантаналарында Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Жанетта Соркина катнашты.