“Ел инженеры" республика конкурсы

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 маенда «Ел инженеры» республика конкурсын уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышында конкурска старт бирелде һәм 2019 елның 10 июленә кадәр гаризалар кабул итү башланып китте

"Ел инженеры” бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә куелды. Ул инженерлык һәм эшче һөнәрләренең массакүләм аңында уңай позицияне үстерүгә һәм популярлаштыруга, шулай ук төбәк икътисадының база тармакларындагы төп предприятиеләрнең квалификацияле сәнәгать-җитештерү һәм инженер-техник персоналы белән тәэмин итүгә зур өлеш кертүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International