Татарстанлыларны "ОКОЛИЦА "федераль порталы белән файдаланырга чакыралар

2019 елның 21 июне, җомга

 "ОКОЛИЦА” – Россия Федерациясе субъектлары муниципаль берәмлекләре халкы өчен Бөтенроссия мәгълүмат порталы.

Әлеге түләүсез мәгълүмати ресурсның максатлары:

- шәһәр һәм авыл җирлекләре халкын сыйфатлы гомуми белем алуга һәм өстәмә белем бирүне үстерүгә мотивацияләү эшендә мәгариф идарәсе региональ һәм муниципаль органнарының, җирле белем бирү учреждениеләренең һәм оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтү;

- Россия төбәкләре районнарында, шәһәрләрендә һәм бистәләрендә тормыш сыйфатын тәэмин итү буенча федераль, региональ һәм муниципаль идарә органнарының яңа мөмкинлекләре турында мәгълүмат урнаштыру, гражданнарны социаль, һөнәри һәм мәдәни яктан үз-үзен җайга салу өчен уңайлы мохит булдыру һ.б.

Россия төбәкләрендә агымдагы үсеш юнәлешләре турында актуаль мәгълүмат РФ субъектлары халкының тормыш сыйфатын арттыруга кагылышлы почта аша кабул ителә gov-inform@mail.ru һәм төп биттә "Яңалыклар" бүлегендә урнаштырыла https://okolitsa-info.ru/category/novosti/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International