Укучылар өчен финанс грамоталылыгы буенча җыентык эшләнде

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Россиядә мәктәп укучылары өчен «Финанс грамоталылыгы нигезләре» дигән математика мәсьәләләре җыентыгын тәкъдим иттеләр.

Аны Россия һәм Россия банкыннан россиялеләрнең финанс грамоталылыгын арттыру турында уртак дәүләт программасы кысаларында эшләгәннәр. Апробация чорында укытучыларның 75% тан артыгы математика дәресләрендә җыентыкны куллануның максатка ярашлы булуын билгеләп үтте. Математика дәресләре вакытында җыентыкларның биремнәре укучыларга финанс яктан грамоталыбулырга һәм шәхси финанслар белән идарә итәргә ярдәм итәр дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International