Владимир Путин Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Президентның видеочыгышы Кремль сайтында урнаштырылган.
"Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлау, инде өлкәннәр булуыгыз, мөстәкыйль тормыш башлануы белән котлыйм", - дип белдерде Дәүләт башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә йөзләгән мең егет һәм кыз аттестатлар ала.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң мөһиме - һөнәри юнәлешне билгеләү һәм Россия үсешенә үз өлешеңне кертү өчен грамоталы һәм кирәкле белгечләр булу.
Дәүләт башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек теләде.
Пәнҗешәмбе көнне, 20 июньдә, бөтен Россия буенча чыгарылыш кичәләре узды. Быел Россия мәктәпләре диварларыннан 650 меңгә якын кеше китә.