Татарстан Дәүләт Советында беренче тапкыр Казан һәм Яр Чаллы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен урта гомуми белем бирү турында аттестатлар тапшырдылар. Документны тантаналы шартларда 21 чыгарылыш сыйныф укучысы алды.
Чарага Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты һәм Яр Чаллы шәһәренең 88 нче мәктәбе укучылары чакырылган иде. Укучыларны тормышындагы әһәмиятле вакыйга белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова котлады. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашу Татарстан парламентында беренче тапкыр уза.