Зәй көллияте студентлары беренче тапкыр WorldSkills стандартлары буенча имтиханнар тапшырдылар

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Өченче курсны тәмамлаган Зәй политехника көллияте студентлары беренче тапкыр WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан тапшыруда катнаштылар.

Демонстрацион имтиханда студент алдан билгеле булмаган бирем ала һәм аны практикада башкарырга тиеш, шул ук вакытта бәяләү балларда – эшче һөнәрләр чемпионатындагы кебек куела.

Мондый төр сынау Зәй студентлары өчен беренче тапкыр сынау проекты сыйфатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International