2019 елда БДИның төп чоры җитди өзеклекләрсез узды, фәннәрдән уртача тест баллары узган елгыдан аз гына аерыла, профильле математика, тарих һәм инглиз теле буенча иң зур үсеш билгеләнә, 100 балл һәм югары балл җыю эшләренең саны артты.
2019 елгы БДИның төп чорында 750 меңгә якын кеше катнашты, шуларның 662 меңе – агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары. БДИның төп чоры вакытында имтиханнарны үткәрү буенча 5 713 пункт (ИҮП), 51 меңгә якын аудитория җәлеп ителде, шулай ук өйдә 351 пункт һәм медицина учреждениеләрендә 16 пункт оештырылды. Имтиханнар Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә 54 илдә узды.