Иннополис университетында 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы тәмамланды, анда 10 категория буенча медальләр өчен Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән 500дән артык катнашучы көрәште. Татарстан укучылары биш медаль яулады: бер алтын, бер көмеш һәм өч бронза.
«Мобиль интеллектуаль робот техникасы системалары» категориясендә Казанның 102 нче гимназиясеннән Александр Архипочкин һәм Алисә Биксон җиңү яулады.