«Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан милли тикшеренү техник университетының «Вертолет төзелеше» база кафедрасы студентларының «Авиатөзелеш» юнәлеше буенча чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Үз дипломнарын унбер бакалавр һәм өч магистр тәкъдим итте.
Җиде бакалавр «бишле» гә яклады, аларның икесе кызыл дипломга дәгъва итүчеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Вертолет төзелеше» бакалавриатының һәр икенче студенты дүртенче курстан тулы ставкага КВЗга эшкә урнаштырылган. Алар серия-конструкторлык бүлегендә, токарь-механик эшкәртү цехында һәм агрегат җыю цехында конструкторлар һәм инженер-технологлар булып эшлиләр.