Татарстан педагоглары милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында һөнәри стандартлар кертү турында фикер алышачак

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

26 июньдә Казанда укыту оешмалары җитәкчеләре өчен "Милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында һөнәри стандартларны гамәлгә кертү. Күчү алгоритмы.  Үтәмәгән өчен санкцияләр” дигән темага “Лидер” аудит һәм хезмәтне саклау үзәге вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә уза. Чара Казанның мәгариф хезмәткәрләре йортында узачак.

Киңәшмәдә катнашучылар һөнәри стандартларга күчү этаплары буенча гамәли киңәшләр, презентация материалы алачаклар. Семинар программасына һөнәри стандартларның хокукый нигезләре, аларны эшләү, гамәлгә кертү мәсьәләләре кертелгән. Белгечләр эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләрнең хокуклары турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International