Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру системасы – Татарстан Республикасының гына түгел, Россия Федерациясенең дә социаль сәясәтенең әһәмиятле юнәлеше.
20 ел дәвамында Татарстанда сәламәтләндерү кампаниясе координаторы булып балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия тора.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шуны раслый: уку-укыту процессының бер календарь ел дәвамында өзлексез булуы, шул исәптән җәйге чорда да, - балаларга өстәмә белем бирү системасының бик яхшы үзенчәлеге. Укучыларны иҗади үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту, һөнәри үзбилгеләнү, социальләштерү һәм иҗади хезмәт өчен оптималь шартлар тудыру һәм тәэмин итү бу юнәлештәге эшчәнлекнең төп максаты булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә җәйге каникуллар вакытында укучыларны эш белән тәэмин итү балалар һәм яшүсмерләргә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора.