Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы берьюлы берничә мәйданчыкта узды. Аның темасы «Мәгарифнең төрле дәрәҗәләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүгә һәм профориентацияләүгә гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү ресурсларын интеграцияләү” булды. Секцияләр эшен Казанның 76, 172 һәм 4 нче мәктәпләре базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, шулай ук 78 нче «Фарватер» лицее оештырды. "ТИСБИ” секциянең йомгаклау пленар утырышын да кабул итте.
Секция эшендә премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, министрның беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, «ТИСБИ» ректоры Нэлла Прусс, Мәгарифне үстерү төбәк институты ректоры Людмила Ногманова, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов катнашты. Идарә университетының актлар залын республика мәгариф идарәләре методистлары, сәламәтлеге чикле булган балалар өчен мәктәп директорлары, психологик-медик-педагогик консультацияләр белгечләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ата-аналар тулыландырды.