2019 елның 28 июнендә Казан шәһәренең «Галактика» 35 нче номерлы лицее базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында тәрбия системасы: традицияләр һәм заман таләпләре»темасына республика август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы узачак.
Утырыш эшендә гомуми белем бирү оешмаларының директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, педагог-оештыручылар катнашачак.
Секция кысаларында тәрбиянең актуаль мәсьәләләре буенча тематик мәйданчыклар эше оештырылачак.