Ш. Мәрҗани исемендәге татар гимназиясен тәмамлаган укучы БДИны 399 баллга тапшырган

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укучы Рамил Баһавиев БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйды.

Рамил Баһавиев рус телен, информатиканы һәм физиканы 100 баллга һәм математиканы 99 баллга тапшырды. 11 ел буе укучы татар телендә белем алды.

“Бу - уникаль очрак: 1-11 сыйныфларда татар телендә белем алучы бала иң югары нәтиҗәләргә ирешеп чыгарылыш имтиханнарын тапшыра", - дип билгеләп үтә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International