“Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру шартларында мәктәп белән идарә итү

2019 елның 29 июне, шимбә

2019 елның 29 июнендә “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру шартларында мәктәп белән идарә итү” темасы буенча мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы узачак.

Секция эше Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназиясе базасында узачак.

Секция эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, «Мәктәп директоры – 2010» I Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, «Гармония» мәктәбе директоры (Ижевск шәһәре) Ахтам Чугалаев, инновацион белем бирү проектларын гамәлгә ашыручы мәктәп директорлары, социаль партнерлар һ. б. катнашачак.

Секция кысаларында инновацион белем бирү практикаларын гамәлгә ашыручы Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International