5 июльдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте базасында «Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү системасы: Татарстан Республикасы инновацион икътисадының кадрлар соравын тәэмин итү һәм алдан әзерлек” темасына һөнәри белем бирү секциясе узачак.
Секция эшендә 200 кеше – һөнәри белем бирү оешмалары, югары уку йортлары җитәкчеләре, укыту-җитештерү эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары, тәрбия эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары, кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, мәгарифне үстерү институты вәкилләре , эш белән тәэмин итүче предприятиеләр вәкилләре катнашачак.