Forbes бастырган рейтингта йөз "булачак элита өчен университетлар” исемлеге. Аңа Татарстан башкаласының дүрт югары уку йорты да эләккән: Казан федераль университеты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты, А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КАИ һәм Казан милли тикшеренү технология университеты.
Белем бирү сыйфаты буенча Татарстан югары уку йортлары 37, 32, 49 һәм 60 нчы урыннарны яуладылар. Шулай итеп, иң яхшысы медицина университетында укытыла икән. Әмма КФУ тәмамлаучылар иң кирәкле булдылар (Forbesның әлеге критерий буенча гомуми исемлегендә ул 25 нче урынны алды). Ул, Россиянең иң яхшы университетлары исемлегендә 23нче урынны алып, йомгаклау балы буенча да лидер булды.