Россия вузларында уку бер ел эчендә 15-19 процентка кыйммәтләнде

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Россия вузларында түләүле бүлекчәләрдә уку бәясе соңгы елда 15-19% ка арткан, ә яңа уку елы башлануга бәяләр янә күтәрелергә мөмкин. 

"2019 елның маенда югары һөнәри белем бирү хезмәтләренә куллану бәяләре индексы узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 115% тәшкил итте, диелә Росстатның "Россиянең социаль-икътисадый хәле турында мәгълүмат" айлык докладында.

Бәяләр үсешен бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасы (ЕМИСС) мәгълүматлары да раслый: әйтик, май аенда дәүләт һәм муниципаль вузларында укыту семестры ил буенча уртача 68,9 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 19% ка күбрәк (58 мең сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International