Россия төбәкләренә Мәдәният министрлыгының ведомствоара программасы һәм 1 сентябрьдән башланачак "Мәктәп укучыларының мәдәни нормативлары" буенча сорау алу өчен контент булдырырга кирәк. Бу хакта Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова хәбәр итте.
Программаны апробацияләү 2019 елның 1 сентябреннән Россиянең сигез пилот төбәгендә башлана: Татарстан һәм Коми Республикаларында, Ставрополь краенда, Тула, Ярославль, Пенза, Саратов һәм Новосибирск өлкәләрендә. Программа укучыларга сәнгать шедеврлары, әдәбият, музыка әсәрләре һәм театр куелышлары белән таныштыру буенча өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк.