Россия Мәгариф министрлыгы мәгариф системасын үстерү һәм мониторинглау өлкәсендә инновацияләргә ярдәм итү өчен грантлар бирәчәк

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы "Мәгариф системасын үстерү һәм мониторинглау өлкәсендә инновацияләргә ярдәм итү” ведомство максатчан программасы  кысаларында грантлар алуга конкурс сайлап алуы үткәрә.

Конкурста җиңүчеләр федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә 10 млн сумнан артык булмаган грант алачак. Конкурс Россия мәгарифенең сыйфатын, һәркем өчен мөмкин булуын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрүгә, кадрлар составын яңартуга, укучыларның шәхси траекторияләрен тормышка ашыруга һәм аларның белем бирү программаларын гамәлгә ашыруның төрле формаларында катнашуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International