РФ Иҗтимагый палатасында балалар ялы ситуациясен мониторинглау буенча "кайнар линия” ачылды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында балалар ялы ситуациясен мониторинглау буенча «кайнар линия» ачылды.

“Кайнар линия” эше кысаларында белгечләр гражданнардан кергән барлык шикаятьләргә дә оператив җавап бирәчәк.

"Шикаятьләр килгән очракта, без кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, башка ведомстволар белән оператив рәвештә элемтәгә керәчәкбез, ә кирәк булганда – төбәк җитәкчелеге белән, килеп туган проблемаларны оператив хәл итү өчен», – дип аныклап үтте РФ ИПның иҗтимагый дипломатияне үстерү, гуманитар хезмәттәшлек һәм традицион кыйммәтләрне саклау комиссиясе рәисе Елена Сутормина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International