РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы якын арада һәр төбәктәге хезмәт базарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, вузларда бюджет урыннарын бүлү методикасын үзгәртергә ниятли. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Михаил Котюков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүген 4-5 елдан хезмәт базарында ихтыяҗ булырга мөмкин булган белгечлекләр җитди өйрәнү предметы булырга тиеш. Югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлү методикасы белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча университетларның уңышларын исәпкә алырга тиеш.